27 февраль 2026 материаллары
-
Язмыш
Берсе тотмаганны, икенчесе эләктереп ала
Казанда гомер итүче Диана һәм Тимур гаиләсен бик күпләргә үрнәк итеп куярга була. Икесендә дә – ДЦП авыруы. Сау-сәламәт кешеләр тормыш авырлыкларына бирешкәндә, алар көчле булып яшәргә тырыша. Кыз бала сөяләр, өйдәге эшләрне бергәләп эшлиләр. Берсенең кулы тотмаганны, икенчесе эләктереп ала. Бер-берсен тулыландырып яши торган гаиләнең тормышын «ВТ» журналисты да күреп кайтты.
-
Яңалыклар
Владимир Путин быел пилотсыз транспорт турында законны гамәлгә кертергә кушты
Россия Президенты Владимир Путин 1 августка кадәр пилотсыз транспорт чаралары турында закон кабул итәргә кушкан һәм бу җәһәттән кайбер күрсәтмәләр биргән. Президентның поручениеләре исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган, дип яза «Российская газета».
-
Риман Гыйлемханов
Җиде
18 гыйнвар туган көнем иде. Шушы яшемә җитеп, үземнең тарафка көне буе котлаулар, мактау сүзләре яуганын хәтерләмим. Бу тамаша иртәнге җидедә башланды, төнге уникеләрдә тәмамланды. Хәтта икенче көнне дә котлаучылар булды. Шикләндем мин моңа. Гадәти хәл түгел бит инде! Әгәр мин күккә күтәреп мактарлык кеше икән, нигә моңарчы күрмәгәннәр? Үзем исән чакта үтерепме-үтереп мактыйлар бит!
-
Җәмгыять
Хатлар аша Җәлил дәшә
Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатирында бүген күңелле вакыйга. Биредә «Ватаным Татарстан» газетасы Муса Җәлил хатларын уку буенча җылы очрашу уздырды.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: «Биектау районы республика Рәисе куйган бурычларны уңышлы хәл итә»
Бүген район Советы утырышында Биектау районының 2025 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
-
Яңалыклар
Яшел Үзән районында да «Ракета куркынычы» игълан ителде
Яшел Үзән районында да «Ракета куркынычы» игълан ителде.
-
Яңалыклар
Түбән Камада, ракета куркынычы сәбәпле, җәмәгать транспорты хәрәкәте чикләнде
Түбән Камада ракета куркынычы сәбәпле, җәмәгать транспорты хәрәкәте чикләнде. Бу хакта башлык Радмир Беляев хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Роспотребнадзор: «Бүген Татарстанда карантинга ябылган мәктәпләр юк»
Бүген Татарстанда ОРВИ һәм грипп сәбәпле карантинга ябылган мәктәпләр юк. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Әлмәт районында ракета һөҗүме куркынычы аркасында җәмәгать транспорты хәрәкәте туктатылды
Әлмәт районында шулай ук ракета һөҗүме куркынычы игълан ителде.
-
Яңалыклар
Казанның 10 рестораны берьюлы хәйрия ифтары уздырды
10 еллык юбилейлары уңаеннан Fashion Iftar командасы, шәһәрнең 10 ресторанын берләштереп, хәйрия чарасы оештырды.
-
Яңалыклар
9 яшьлек кызны ДНК анализы буенча тапканнар
Смоленск шәһәрендә 9 яшьлек кызны урлауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Машинасы салонындагы биологик эзләр ихтимал җинаятьчене ачыклауга ярдәм иткән Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән, дип яза «Российская газета».
-
Яңалыклар
«Рамазан – изге гамәлләр ае»: бүген Казанда изге ай хөрмәтенә 30 нчы хәйрия автобусы йөри
Бүген, Рамазан аеның 9 нчы көнендә (27 февраль), изге җомга көнендә, Казанда хәйрия автобусы йөри. Бушлай автобусны тану бик җиңел: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылган, ә салоны шарлар белән бизәлгән.
-
Яңалыклар
Татарстанда беренче тапкыр ракета һөҗүме куркынычы игълан ителде
Татарстанда беренче тапкыр «ракета һөҗүме куркынычы» режимын керттеләр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
-
Яңалыклар
Казанда кар чистарту техникасын куллану нәтиҗәлелеге 40% ка арткан
Бу кыш эчендә генә дә шәһәрдән 1,3 млн тоннадан артык кар чыгарылган – үткән ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Полиция хезмәткәре булып эшли алучылар исемлеген киңәйтергә тәкъдим ителде
Россия Эчке эшләр министрлыгы, полиция хезмәткәре булып тормасалар да, полициянең билгеле бер бурычларын үти алырдай хезмәткәрләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим иткән. Бу җәһәттән боерык проекты хокукый актлар порталына урнаштырылган, дип яза «ТАСС».